«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге һәм кичке бүлекләрне тәмамлаучы 135 кеше диплом алды

07 июнь 2024 ел 15:59
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге һәм кичке бүлекләрне тәмамлаучы 135 кеше диплом алды 

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 1 нче көнендә (7 июньдә), «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге һәм кичке бүлекләрдә белем алган чыгарылыш шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Көндезге бүлекне тәмамлаган егетләргә – «Имам-хатыйб, ислам фәннәре һәм гарәп теле мөгаллиме. Гарәп теле тәрҗемәчесе”, кызларга «Ислам фәннәре һәм гарәп теле мөгаллиме. Гарәп теле тәрҗемәчесе” квалификациясе бирелде. Быел “Мөхәммәдия”нең көндезге бүлеген 55 шәкерт тәмамлады. Кичке бүлектә исә урта дини һөнәри белем турындагы документны 80 кеше алды: аларга “Имам-хатыйб. Ислам нигезләре мөгаллиме” квалификациясе бирелде.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе  директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм мәдрәсә остазлары, КИУ каршындагы Коръән хафизларын әзерләү үзәге җитәкчесе Габдрәшит хәзрәт Фәизов яңа әзерләнгән белгечләргә нәсыйхәтләр һәм күркәм теләкләр белән озатты. Алар үз чыгышында гыйлемнең бөеклеген, аңа бәя биреп, тормышта аңа таянып гамәл кылырга кирәклеген аңлатты. Шәкертләрне белем алуны дәвам итәргә чакырды. 

Тантанада диплом алган белгечләр остазларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

Тулаем алганда, 2023-2024 уку елында Татарстанның мөселман уку йортларын, шул исәптән, 8 мәдрәсәне, РИИ, КИУ һәм БИАны 616 шәкерт тәмамлар дип көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана