Урыссудагы “Фәнис” мәдрәсәсе шәкертләре Татарстан һәм татар халкы тарихы, ислам мәдәнияте һәм тарихы буенча гыйлемнәрен ныгыту максатыннан Казан шәһәренә экскурсиягә килделәр. Шәкертләрне Казанда Россия ислам институтының уку-укыту бүлеге җитәкчесе Нәзирә Гиззатуллина каршы алды.
Шәкертләр дини югары уку йорты деканнары белән очраштылар. Шулай ук аларны РИИдагы музей экспонатлары белән мөгаллимә Резеда Сафиуллина таныштырды.
Югары уку йортында булганнан соң “Фәнис” мәдрәсәсе шәкертләре башкаланың тарихи урыннарында, мәчетләрендә булдылар.




