Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җиденче мәртәбә уздырылучы Россиякүләм авыл сабантыенда катнашты. Быел әлеге сабантуй Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылында узды.
Бәйрәмгә Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Оренбург гебернаторы Юрий Берг һәм башка рәсми затлар да килгән иде. Бирегә Россиянең 18 төбәгеннән барлыгы 500 җәмәгать эшлеклесе, Кытай, Казахстан татарлары, төрле төбәк дин әһелләре катнашты.







