Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә читтән торып уку бүлегендә хатын-кызлар өчен җәйге сессия башланды. Укулар 10 июньгә кадәр дәвам итә. Мәдрәсәдә югары дәрәҗәле мөгаллимнәр укыта. Дини дәресләр белән бергә, татар теле, әдәбияты, тарихы, мәдәнияты фәннәре дә керә.
Уку вакытында барлык шәкертләргә тулай торактан урыннар бирелә. Укыр өчен биредә барлык шартлар каралган.




