11 июнь көнне “Ак мәчет” мәдрәсәсе коллективы шәкертләр белән бергәләшеп матур табигатьле Кама елгасы буена ял итәргә чыкты. Биредә хәзрәтләр һәм укучылар тырышлыгы белән тәмле пылау пешерелде. Елга буйлап сузылып киткән сызада табын әзерләнде. Тамак ялгап алгач, өйлә вакыты да килеп җитте. Азан әйтелде, хәзрәтләр һәм дә шәкертләр сафларга басып намаз укыдылар. Намаздан соң чараның уен өлеше башланды. Төрле бәйгеләр, шулай ук Кама елгасында моторлы көймәдә йөзү оештырылды. Ахырда барысы бергә футбол уйнадылар.
Чаллының "Ак мәчет" мәдрәсәсе шәкертләре Кама елгасы буенда ял итте
15 июнь 2015 ел 09:51
Соңгы яңалыклар
Мөфти «Ел җитәкчесе – 2025» конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында булды
24 декабрь 2025 ел 20:15
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел ис. мәдрәсәдә иске татар имлясы мәсьәләләре буенча конференция узды
24 декабрь 2025 ел 14:49
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


