11 июнь көнне “Ак мәчет” мәдрәсәсе коллективы шәкертләр белән бергәләшеп матур табигатьле Кама елгасы буена ял итәргә чыкты. Биредә хәзрәтләр һәм укучылар тырышлыгы белән тәмле пылау пешерелде. Елга буйлап сузылып киткән сызада табын әзерләнде. Тамак ялгап алгач, өйлә вакыты да килеп җитте. Азан әйтелде, хәзрәтләр һәм дә шәкертләр сафларга басып намаз укыдылар. Намаздан соң чараның уен өлеше башланды. Төрле бәйгеләр, шулай ук Кама елгасында моторлы көймәдә йөзү оештырылды. Ахырда барысы бергә футбол уйнадылар.
Чаллының "Ак мәчет" мәдрәсәсе шәкертләре Кама елгасы буенда ял итте
15 июнь 2015 ел 09:51
Соңгы яңалыклар
Мөфти һәм Татарстан Рәисе Әлмәттә Р.Фәхретдин ис. ислам мәдрәсәсенең яңартылган бинасында булды
22 декабрь 2025 ел 11:29
Апанай мәдрәсәсенең 255 еллыгына һәм “Иман” нәшриятының 35 еллыгына багышланган чара узды
22 декабрь 2025 ел 10:50
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


