Изге Болгар җыенында бабаларыбыз рәсми төстә Ислам кабул иткән тарихи җирдә һәр көн көндезге вакытта Изге Коръән уку башланды. Коръән Ак мәчеттә укыла.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан бу елның 2 гыйнварыннан башлап Кол Шәрифтә тәүлек дәвамында Изге китапны уку оештырылды. 14 июньнән исә Болгарда Коръән-хәтем кылу башланды. Изге Китап сүрәләрен уку һәм догалар кылу туган җиребезгә, республикабызга һәм халкыбызга, Коръән укучыларга бер бәрәкәт, савап булып барып ирешсен иде.




