Болгардагы Ак мәчеттә көндез Изге Коръән сүрәләре яңгырый

15 июнь 2015 ел 11:55
Болгардагы Ак мәчеттә көндез Изге Коръән сүрәләре яңгырый

Изге Болгар җыенында бабаларыбыз рәсми төстә  Ислам кабул иткән тарихи җирдә һәр көн көндезге вакытта Изге Коръән  уку башланды.  Коръән Ак мәчеттә укыла.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан бу елның 2 гыйнварыннан башлап Кол Шәрифтә тәүлек дәвамында  Изге китапны уку оештырылды.  14 июньнән исә Болгарда Коръән-хәтем кылу башланды. Изге Китап сүрәләрен уку һәм догалар кылу туган җиребезгә, республикабызга һәм халкыбызга, Коръән укучыларга бер бәрәкәт, савап булып барып ирешсен иде.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы