Рамазанның беренче көнендә “Алтын урта” Бөгелмә мөселман оешмасы “Рамазан хакында бел” акциясен уздырды. Мөселманнар Бөгелмәнең үзәк базарында һәм кешеләр күп җыела торган урыннарда меңләп буклет тараттылар. Әлеге буклетларга рамазан турында язылган.
Оештыручылар буклетларны ай уртасында һәм азагында тагын берничә мәртәбә таратырга җыеналар.







