29 июньдә Хаҗилар мәчетендә 180 кешелек зур ифтар ашы үтте. Мул табынны алты бертуган Ибрагимовлар һәм аларның гаиләләре әзерләде. Ифтардан соң Буа шәһәре Бебель мәчете имамы Марсель хәзрәт Кәримов Рамазанның фазыйләтләре турында сөйләде. Аннан соң Төркиядән килгән Госман Нури Коръән укыды. Мәхәллә имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов бик үтемле итеп дога кылды. Килгән халык рәхмәтләр әйтеп үзләренең мәхәллә мәчетләренә тәравих намазына таралышты.
Хаҗилар мәчетендә ифтарлар дәвам итә
30 июнь 2015 ел 11:03
Соңгы яңалыклар
"Рамазан – изге гамәлләр ае" марафоны тәмам: Татарстанда 2200 дән артык кешегә ярдәм күрсәтелде
04 апрель 2025 ел 09:18
Нәзарәттә җәмәгать урыннарын иң матур тышкы бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесендә җиңүче бүләкләнде
03 апрель 2025 ел 12:00
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы






