Бөгелмәнең җәмигъ мәчетендә азербайҗан диаспорасы оештырган ифтар мәҗлесе үтте. Бер өстәл артында төрле милләт вәкилләре татар һәм азербайҗан халыкларының милли ризыкларын авыз итте. Чарада катнашкан Бөгелмә мөхтәсибе урынбасары Рамиль хәзрәт Хөснетдинов биредә дустанә мөнәсәбәт хөкем сөргәнен ассызыклады. Мәҗлес Коръән аятьләрен уку белән үрелеп барды. Шуны да әйтергә кирәк, Бөгелмәнең җәмигъ мәчетендә Рамазан дәвамында көн саен 200 кешелек ифтар ашлары үтә.
Азербайҗан диаспорасы Бөгелмәдә ифтар ашы үткәрде
30 июнь 2015 ел 10:28
Соңгы яңалыклар
Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Рәисенең Баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин белән очрашуында катнашты
19 ноябрь 2025 ел 15:32
Нәзарәт “Каһарманнар елы”на нәтиҗәләр ясады һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга, актив имамнарга һәм волонтерларга хөрмәт белдерде
19 ноябрь 2025 ел 13:51
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


