Балтачта яңа мәчет төзелә

02 июль 2015 ел 11:40
Балтачта яңа мәчет төзелә

Балтачта Үзәк больница янында төзелә торган мәчеткә 22 июнь көнне манара һәм ай күтәрделәр.  Бина төзелеп беткән диярлек. Корбан бәйрәменә өлгертеп булмасмы дип эшлиләр.

Подваллары белән өч катлы бу бина халыктан җыелган акчага һәм иганәчеләрнең зур ярдәме белән төзелә, дип яза район газетасы "Хезмәт".

 Наил Сафиуллин җитәкчелегендә «Стройсервис» оешмасы төзи. Бинага тәрәзә-ишекләр дә куелды, әмма әле эчке эшләре шактый күп. Су, электр, газ да кертәсе бар, әйләнә-тирәсен тәртипкә китерәсе, юллар саласы...

“Мөселман кардәшләр, авылдашлар ярдәме белән Аллаһ йорты төзелешендәге беренче зур адым ясалды. Инде тагын бер тилпенеп, эшне азагына җиткерәсебез калды”, - ди мәчет төзелешен оештырып йөрүче, мөтәвәлият рәисе Фәрит Зәкиев.

Төзелешкә ярдәм итеп акча салу өчен Балтачтагы «Алтын ай», «Нур», «Каймак» кибетләрендә, үзәк больница поликлиникасында ящиклар да куелган һәм акчаларны түбәндәге исәп-хисап счетына да күчерергә мөмкин:

Централизованная регилиозная организация

Духовное управление мусульман

Республики Татарстан

Местная мусульманская религиозная организация

Приход мечети пгт Балтаси

Балтасинского мухтасибата

Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Ленина, 3/1

Тел. (84368) 2-46-00

р/с 40703810300000000886, к/с 301018810100000000815, БИК 049205815

в банке «ОАО АИКБ» «ТатФондБанк» г. Казань, ул. Чернышевского 43/2, ИНН: 1612090108КПП: 161201001

baltaci.ru

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана