Казанның Гаилә мәчетендә Изге китап музее эшли. Мәчет ачылганнан бирле хәзрәтләр татар гаиләләрендә сакланып калган иске китапларны, иске имляда язылган Коръән тәфсирләрен җыю белән шөгыльләнә. Музейда әби-бабайлардан калган Коръән, борынгы дини китаплар урын алган, Изге китапның дистәләгән телдәге нөсхәсе бар.
“Дөньяда ничә тел булса – барлык шул телләрдә басылып чыккан Коръән китапларын тупларга дигән ният куйдык, — ди Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. — Кардәшләребезгә зур үтенечебез бар: командировкага барасызмы, чит илдә ял итәсезме – шул җирлектә яшәүче халык телендәге Коръән басмаларын алып кайтып, мәчетебезгә бүләк итсәгез, без бик рәхмәтле булыр идек”.
Китаплар янәшәсендә матур-матур түбәтәйләр дә шактый җыелган. Рөстәм хәзрәт кая гына бармасын – Казахстангамы, Кырымгамы – һәркайдан мөселман кардәшләребезнең үзенчәлекле милли баш киемнәрен алып кайта. Инде экспонатларга урын җитми башлаган, экспозицияләрне киңәйтәсе бар.
“Мәчеттә мондый музей булдыру уе очраклы рәвештә генә тумады, — ди хәзрәт. — Бирегә көн саен, бала-чагасын ияртеп, күпме дин кардәшебез гыйбадәт кылырга; күпме яшьләр никах укытырга килә. Берочтан музей экспонатлары белән танышып, борынгыларның динебезгә, Изге китапка мөнәсәбәтен тоеп, тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен белеп китсен ул — безнең ният әнә шундый”.
Гаилә мәчетенә Изге китап нөсхәләрен җыялар
05 август 2015 ел 14:14
Соңгы яңалыклар
Мөфти Болгар ислам академиясенең докторлык диссертацияләрен яклау буенча утырышында катнашты
16 декабрь 2025 ел 15:02
Мөфти Мәскәүдә “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” елын тәкъдим итүдә катнашты
15 декабрь 2025 ел 17:54
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


