Җәй айларында Арча мөхтәсибәтендә мөселман балалар лагере үз эшчәнлеген дәвам итә. Күптән түгел Арча станциясе мәхәлләсе әйләнәсендә Хәлим хәзрәт Кәримов балалар өчен җәйге лагерны оештырып җибәрде. Мөгаллимә Рая Ахунова белән берлектә алар балаларга дин сабагы бирә. Балалар лагере 10 көнгә исәпләнгән. Көн тәртибендә - иртәнге аш, физик күнегүләр, дини укулар, спорт уеннары. Күмәкләшеп намаз уку да каралган, дип хәбәр итә Арча мөхтәсибәте.
Арча мөхтәсибәтендә дини лагерьлар дәвам итә
13 август 2015 ел 09:17
Соңгы яңалыклар
“Гаилә” мәчете махсус хәрби операция солдатларына ярдәм итү өчен “Гаилә җылысы” хәйрия акциясен башлап җибәрә
09 декабрь 2024 ел 16:15
Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә шәҗәрәләр һәм төбәк тарихы буенча семинар узды
09 декабрь 2024 ел 14:10
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


