Имамнар Казанда гыйлемнәрен арттыра

10 сентябрь 2015 ел 10:35
Имамнар Казанда гыйлемнәрен арттыра

Бүген Идел буе федераль төбәге имамнарының квалификациясен күтәрү үзәгендә чираттагы укулар тәмамланды. Бу юлы Татарстанның Әлмәт, Түбән Кама районнары һәм Саратов өлкәсе  дин әһелләре белемнәрен күтәрде. 

Курс тәмамлану уңаеннан үткәрелгән тантанада Татарстан мөфтие урынбасарлары Рәфыйк Мөхәммәтшин, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты. Хәзрәтләр дин әһелләренә нәсихәтләрен, киңәшләрен җиткерделәр.

Белгәнебезчә, 2013 елның 21 октябрендә Казанда Имамнар квалификациясен күтәрү төбәк үзәге эшли башлады. Россия ислам институты тарафыннан Идел буе төбәкләре имамнары өчен 3 төрле уку-укыту программасы әзерләнде. Программалар 72 академик сәгатькә исәпләнгән.  Ун көн дәвамында имамнарга ислам өйрәтүләре, хокуклары, Исламда дини агымнар, татар халкы дини-рухи мирасы, диннәргә кагылышлы Россия законнары һәм башка төр дәресләр укытыла. Дәресләрне Россия ислам институты мөгаллимнәре, дөньяви һәм дини уку йортларының алдынгы дин белгечләре алып бара. Уку вакытында ТР МДН вәкилләре, Казан мәчетләре имамнары белән очрашулар да каралган. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы