Алабуганың җәмигъ мәчетендә мөхтәсибәтнең чираттагы җыелышы үткәрелде. Имам-мөхтәсиб Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов агымдагы эшләр белән таныштырды. Моннан тыш ул 24 сентябрьдә Корбан бәйрәме икәнне искә төшерде һәм бәйрәм намазы Алабага мәчетләрендә сәгать алтыда үткәрелүен хәбәр итте.
Шулай ук имамнар мәчетләр каршында укулар оештыру, төрле чаралар уздыру хакында киңәш тоттылар. Имам-мөхтәсиб ярдәмчеләрен сайлау да үткәрелде.




