Хаҗ кылу ул күпләрнең хыялы, шуңадыр да бу изге сәфәргә барып кайткан туганнар, дуслар белән һәрберебез очрашырга, анда күргәннәрне сорашырга тели. Быелгы хаҗ аеруча дулкынландыргыч булды, күпләребез хаҗилар туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсыннар дип, догалар кылды. Аллаһка шөкер, барлык татарстанлылар да әлеге изге сәфәрдән әйләнеп кайттылар һәм инде күргәннәре белән уртаклашырга ашыктылар.
Хаҗилар белән очрашулар Азнакай нуры мәчетендә һәм Зәнгәр мәчеттә булып узды. Бу елны Азнакай районыннан 8 кеше хаҗда булып кайтты, алар күргәннәрен бәйнә-бәйнә, озаклап сөйләделәр. Авырлыкларын да, җиңеллекләрен дә күргәннәр, ләкин шулай да хаҗнын һәрбер гамәлен җиренә җиткереп үтәп кайтканнар. Хаҗлары кабуллардан булсын!
Азнакайда хаҗилар белән очраштылар
03 ноябрь 2015 ел 11:40
Соңгы яңалыклар
Мөфти Болгар ислам академиясенең докторлык диссертацияләрен яклау буенча утырышында катнашты
16 декабрь 2025 ел 15:02
Мөфти Мәскәүдә “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” елын тәкъдим итүдә катнашты
15 декабрь 2025 ел 17:54
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


