Бүген Казандагы “Корстон” комплексында “Идеологик каршы торуларга Коръәни һәм дөньяви караш: традицион ислам һәм ялган дини төркемнәр” темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин конференциядә катнашучыларны сәламләп чыгыш ясады.
“Коръән – пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһиссәләм) алып килгән иң зур могҗиза. Аңа кадәр һәм анардан соң да мондый китап булмаган. Ислам галимнәре тарафыннан Изге Коръәнне аңлар өчен төрле дәверләрдә меңләгән хезмәт язылган. Коръәннең үзенә генә хас иҗек һәм стиль матурлыгы бар, шуңа күрә төрле халыкларның ялкынлы ораторлары, тел белгечләре, филологлар, шагыйрьләр һәм язучылар аның камиллеге каршында баш игән һәм аның бары Аллаһ Тәгаләнең сүзе икәнен таныган. Коръән – кыямәт көненә кадәр үзенең актуальлеген югалтмаячак. Диния нәзарәте ислам кыйммәтләрен дәгъватлау, нәшрият һәм мәгърифәтчелек аша Изге Китабыбыздагы хакыйкатьләрне җиткерүне максат итеп куя һәм бу юнәлештә һәрьяклап эшли", - дип әйтте Камил хәзрәт чыгышында.
Әлеге чара Татар дин галимнәре елы һәм “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме чаралары планын тормышка ашыру кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Изге Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге тарафыннан оештырылды. Анда “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме координаторы Вениамин Попов, шулай ук Россиянең әйдәп баручы дини һәм дөньяви белгечләре катнаша.
Фәнни-гамәли конференция кысаларында бүгенге мөселман өммәтендә ялган дини төркемнәр барлыкка килүгә бәйле вазгыять, традицион булмаган исламга каршы торуның идеологик ысуллары турында фикер алышу була. Конференция нәтиҗәләре буенча резолюция кабул итү һәм мәкаләләр җыентыгы бастыру күздә тотыла.




