26-27 ноябрьдә Түбән Камадагы “Ихлас” тернәкләнү үзәгендә “Тахфиз” мәркәзендә укучы мәктәп яшендәге балалар өчен “Намаз – җанның пакълыгы” бәйгесе узды. Конкурста барлыгы 97 бала катнашты. Мөгаллим һәм мөгаллимәләр алардан намазның нигезләренә, нечкәлекләренә бәйле төрле сораулар бирде. Күрсәткән гыйлем дәрәҗәләре үзләрен һәм остазларын сөендерде. Кайнар пылаудан авыз итеп, тәм-томнар белән чәйләр эчкәч куңелләр тагын да күтәрелде. Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр, ә беренче биш урынны алучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Түбән Камада балалар өчен “Намаз – җанның пакълыгы” конкурсы оештырылды
01 декабрь 2015 ел 15:19
Соңгы яңалыклар
Нальчикта узган конференциядә “Хозур” нәшрият йортының тәҗрибәсе тәкъдим ителде
12 ноябрь 2024 ел 14:17
Мөфти Камил хәзрәт: “Хәзерге Россия Ислам мәдәниятенең кыйммәте – аның үзенчәлекле булуында”
12 ноябрь 2024 ел 13:23
Казанда BRICS илләре катнашында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча халыкара олимпиада узачак
12 ноябрь 2024 ел 12:05
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

