26-27 ноябрьдә Түбән Камадагы “Ихлас” тернәкләнү үзәгендә “Тахфиз” мәркәзендә укучы мәктәп яшендәге балалар өчен “Намаз – җанның пакълыгы” бәйгесе узды. Конкурста барлыгы 97 бала катнашты. Мөгаллим һәм мөгаллимәләр алардан намазның нигезләренә, нечкәлекләренә бәйле төрле сораулар бирде. Күрсәткән гыйлем дәрәҗәләре үзләрен һәм остазларын сөендерде. Кайнар пылаудан авыз итеп, тәм-томнар белән чәйләр эчкәч куңелләр тагын да күтәрелде. Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр, ә беренче биш урынны алучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Түбән Камада балалар өчен “Намаз – җанның пакълыгы” конкурсы оештырылды
01 декабрь 2015 ел 15:19
Соңгы яңалыклар
Казанда танылган тренер Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча Идел буе Чемпионаты һәм Беренчелеге узачак
24 октябрь 2024 ел 10:53
Казанның “Сәлах” мәчетендә хәләл азык-төлек сайлау буенча семинар үткәреләчәк
22 октябрь 2024 ел 18:22
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


