Иртәгә республика мөгаллимнәре квалификация күтәрү курсларына җыела

02 декабрь 2015 ел 15:16
Иртәгә республика мөгаллимнәре квалификация күтәрү курсларына җыела

Пресс-релиз

“Мәчет каршындагы курсларда дини фәннәрне укыту” темасына квалификация күтәрү курслары

2015 ел, 3 декабрь,  10.00

Иртәгә “Казан” милли мәдәният үзәгендә “Мәчет каршындагы курсларда дини фәннәрне укыту” темасына квалификация күтәрү курслары була. Анда республика районнарында башлангыч дини белем бирүче 300 якын мөгаллим җыелачак.

Курсларның ачылышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти урынбасары, Россия ислам институты ректоры, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рафыйк Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашыр дип көтелә.

Көн дәвамында мөгаллимнәр өчен исламдагы фирка һәм төркемнәр, гакыйда, фикх, сира, тәҗвид фәннәрен укыту мәсьәләләренә бәйле  лекцияләр укылачак.

Чакырылган лекторлар: “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллимнәре Камил Вәлиуллин, Рамил Зарипов, КИУның дини фәннәр кафедрасы мөдире, Казан шәһәре казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт Габдуллин, ТР МДНнең фән һәм уку-укыту бүлеге Айдар Карибуллин,  ТР МДНнең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова.

Үткәрү вакыты: 3 декабрь, сәгать 10.00 да.

ТР МДН матбугат хезмәте: (843) 264-60-38

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы