Мөфти танылган татар дин әһеле каберен зиярат кылды

09 декабрь 2015 ел 17:34
Мөфти танылган татар дин әһеле каберен зиярат кылды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстанга сәфәре кысаларында татар дин әһеле Баязит хәзрәт Хәйруллин каберен зиярат кылды. Баязит хәзрәт танылган дин белгече Зәйнулла ишан Рәсүлевнең укучысы. Камил хәзрәт Дагыстан дин әһелләре белән бергә олуг дин белгечләре рухына багышлап дога кылды. 

Шулай ук Татарстан мөфтие яңа төзелеп килүче Ислам үзәген һәм мәчетне карады.  Дагыстан мөфтияте мәгълүматларына караганда, әлеге яңа ислам үзәге республика халкының хәйрия акчасына төзелә. Үзәк Махачкала һәм Каспийск шәһәрләре арасында урнашкан, 20 г җирне били. Биредә төзелгән яңа мәчет Европадагы иң зур иман йорты булыр дип көтелә, ул 50 мең кеше сыйдырышлы итеп төзелә. 


 



 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы