Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстанга сәфәре кысаларында татар дин әһеле Баязит хәзрәт Хәйруллин каберен зиярат кылды. Баязит хәзрәт танылган дин белгече Зәйнулла ишан Рәсүлевнең укучысы. Камил хәзрәт Дагыстан дин әһелләре белән бергә олуг дин белгечләре рухына багышлап дога кылды.
Шулай ук Татарстан мөфтие яңа төзелеп килүче Ислам үзәген һәм мәчетне карады. Дагыстан мөфтияте мәгълүматларына караганда, әлеге яңа ислам үзәге республика халкының хәйрия акчасына төзелә. Үзәк Махачкала һәм Каспийск шәһәрләре арасында урнашкан, 20 г җирне били. Биредә төзелгән яңа мәчет Европадагы иң зур иман йорты булыр дип көтелә, ул 50 мең кеше сыйдырышлы итеп төзелә.












