Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә “Милләт аналары” татар мөселман хатын-кызлары форумының пленар утырышы уздырылды. Утырышта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Президенты Аппараты карамагындагы Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе баш киңәшчесе Илдар Сәлахов, ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, ТРның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев һ.б. катнашты. Форум эшенә Татарстан районнарыннан, шулай ук Россия төбәкләреннән җәмгысе 200 делегат чакырулы.
“Милләт аналары” форумы “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды тарафыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар когрессы Башкарма комитеты ярдәме белән, югарыда телгә алынган иҗтимагый оешманың 20 еллыгы һәм мәгърифәтче татар хатын-кызлары – Мөхлисә Бубыйның тууына 145 ел, Фатиха Аитованың тууына 150 ел тулу уңаеннан, үткәрелә. “2014-2020 елларда Татарстан Республикасында милли дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру” программасы кысаларында оештырылган бу чараның төп максаты – җәмгыятьтә мөселман хатын-кызларның ролен үстерү, балалар һәм яшьләр арасында татар халкының дини мирасын популярлаштыру, рухи-әхлакый, милли-мәдәни, социаль юнәлештәге проектлар тәкъдим итү, радикаль агымнарга каршы көрәш ысулларын камилләштерү.
Шуны билгеләп узыйк: “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы ике дистә ел дәвамында Татарстанның милли-мәдәни, рухи-әхлакый үсешенә зур өлеш кертә, төрле конкурслар, түгәрәк өстәлләр, җыеннар уздырып, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау, киләчәк буынга җиткерү эшен алып бара. Аның җитәкчесе Әлмира апа Әдиятуллина әйтүенчә, бүген әлеге оешма вәкилләрен борчыган проблемаларның берсе – исламда барлыкка килгән радикаль агымнар. Аның фикеренчә, Россиядә тыелган “Ислам дәүләте” террористик оешмасы ислам диненә, мөселманнарга тап төшерә. “Бу оешмага керүчеләр – ислам динендәгеләр дә, исламчылар да, ислам дәүләтендәгеләр дә түгел, ә җәмгыятьне таркатучы кара көчләр. Алар белән нәтиҗәле көрәшү өчен үзебезнең традицион ислам кыйммәтләренә, татар дин әһелләре мирасына таянырга кирәк. Татар милләте – көчле, бөек, иманлы, чиста калебле, изге ниятле халык, шуңа без бу агымнардан сакланырбыз дип уйлыйм”, – дип фикер уртаклашты Әлмира ханым.
Пленар утырышта дәүләт вәкиле буларак чыгыш ясаган Илдар Сәлахов ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның сәламләү хатын укып узды. “20 ел дәвамында “Мөслимә” оешмасы татар халкының рухи яңарышына зур өлеш кертте. Форум иҗтимагый тотрыклылыкны һәм татулыкны, рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклауда ярдәм итәр дип ышанам”, – дигән сүзләр бар иде хатта.
ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, хатын-кызларның беренчел бурычы һәм матурлыгы – ана булуда, әмма бүген күп кенә гүзәл затларыбыз өчен карьера мөһимрәк, эш беренче урында, дип билгеләп үтте. Аның фикеренчә, җәмгыятьтә хатын-кыз ниндидер һөнәр иясе булганы өчен түгел, иң беренче чиратта, әни булганы өчен зурланырга тиеш. Бу уңайдан Җәлил хәзрәт, җәннәт – аналарның аяк астында, дигән хәдисне китерде.
“Без бүген ислам дине тиешенчә таралмый, татар теле бетеп бара, дип зарланырга яратабыз. Югыйсә, барыбыз да – гаилә дигән дәүләт әгъзалары, ә бу дәүләттә татарча сөйләшергә, ислам кушканча яшәп, балаларыбызга динне өйрәтергә кем комачаулый? Беркем комачауламый”, – диде ТР баш казые тәрбиянең, мәктәптән бигрәк, гаиләдән башланырга тиешлегенә басым ясап.
Разил Вәлиев тарих сәхифәләренә барлап, татар халкының иң авыр чакларында, милләтнең язмышы хәл ителгәндә үзләрен корбан итүчеләр дә, алгы рәткә чыгучылар да нәкъ менә хатын-кызлар булды, диде. Ул форум делегатларына мөрәҗәгать итеп: “Сез – гаиләбезнең дә, милләтебезнең дә, республикабызның да, илебезнең дә тоткасы. Иманлы татар хатын-кызлары булганда, билгеле, милләтебез беркайчан да юкка чыкмаячак”, – дип ассызыклады. ТР Дәүләт Советы депутаты бүген дә халкыбызның язмышы хәл ителгән җаваплы чорда яшәвебезгә игътибарны юнәлтеп, милләтне яшәтер өчен дәүләтчелек һәм иман заруриятен билгеләп узды. Ул милли мәктәп, мәгариф мәсьәләсенең иң “авырткан җир” булуына тукталып, ни кызганыч, бүген туган телдә белем бирә торган мәктәпләргә куркыныч яный, авылда балалар саны кими, ә милли мәктәбе, мәгарифе булмаган милләтнең киләчәге юк, иман белән бергә туган телебез турында да кайгырту зарур, дип билгеләп узды.
“Һәрбер татар хатын-кызы үзенең баласының гына түгел, ә милләт анасы булырга омтылсын иде”, – дигән теләктә Разил Вәлиев. Ул чыгышының ахырында Әлмира ханым Әдиятуллинага тырышлыгы, милләтне саклау юнәлешендә алып барган эшчәнлеге өчен аерым рәхмәт белдерде.
Утырышта шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев, “Ярдәм” тернәкләнерү үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинов, Ульяновск өлкәсеннән килгән делегатлар чыгыш ясады.
Форумның төшке аштан соңгы икенче өлешендә милли-мәдәни, рухи-әхлакый, социаль хезмәт юнәлешләренә багышланган проекларны тәкъдим ителә. Чарага йомгак ясау һәм резолюция кабул итү 16.30га билгеләнгән.
“Татар-информ”, Ләйсән Исхакова




