Баулыда Мәүлид аены керүне билгеләп үттеләр

14 декабрь 2015 ел 12:05
Баулыда Мәүлид аены керүне билгеләп үттеләр

13 декабрьдә Баулыда Рәбигүл әүвәл ае башлану уңаеннан беренче чара булды. Мәхәллә халкы каршында район имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов, Илдар хәзрәт Шәмсетдинов һәм мөхтәсибәт вәкилләре чыгыш ясады.

Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне дөньяга сөекле Пәйгамбәребез  Мөхәммәд (с.г.в.) туган көн буларак билгеле. Хәзрәтләр дә үз чыгышларында Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) күркәм холкы, ислам диненә керткән өлеше турында сөйләде һәм һәр мөселманга аның сөннәтен үтәп яшәүне максат итеп куерга чакырды. Күркәм чара җыелган халыкның мөнәҗәтләр җырлавы, Мөхәммәд (с.г.в.) тормыш юлын искә алу, догалар кылу һәм салаватлар әйтү белән дәвам итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы