13 декабрьдә Баулыда Рәбигүл әүвәл ае башлану уңаеннан беренче чара булды. Мәхәллә халкы каршында район имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов, Илдар хәзрәт Шәмсетдинов һәм мөхтәсибәт вәкилләре чыгыш ясады.
Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне дөньяга сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган көн буларак билгеле. Хәзрәтләр дә үз чыгышларында Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) күркәм холкы, ислам диненә керткән өлеше турында сөйләде һәм һәр мөселманга аның сөннәтен үтәп яшәүне максат итеп куерга чакырды. Күркәм чара җыелган халыкның мөнәҗәтләр җырлавы, Мөхәммәд (с.г.в.) тормыш юлын искә алу, догалар кылу һәм салаватлар әйтү белән дәвам итте.



