Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге оештырган “Фикер клубы”ның икенче чарасы үткәрелде. Бу юлы мөселман яшьләре нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында гаилә кыйммәтләре, аерым алганда, төрле милләт һәм диндәге кешеләр арасында корылган никахлар, ягъни катнаш никахлар турында сөйләштеләр.
Сөйләшү яшьләрнең әлеге темага кагылышлы фикерләрен тыңлаудан башланды. Бер төркем катнаш никахларны якласа, икенчеләре бу мәсьәләгә карата капма-каршы фикерләрен белдерделәр. Шул рәвешле тормыштан алынган хәлләр дә мисал итеп китерелде һәм тикшерелде.
Аннары исә мөфти Камил хәзрәт үзенең нәсихәтләрен җиткерде, ныклы гаиләләр корырга чакырды. Шулай ук ул яшьләрнең сорауларына җентекләп җавап бирде. Коръән аятьләре, хәдисләр белән гаиләдә ир-атның һәм хатын-кызның роле, урыны, бурычлары, мәхер хакында аңлатты.




