Нәзарәттә мөфти мөселман яшьләре белән фикер алышты

18 декабрь 2015 ел 18:47
Нәзарәттә мөфти мөселман яшьләре белән фикер алышты

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге оештырган “Фикер клубы”ның икенче чарасы үткәрелде. Бу юлы мөселман яшьләре нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында гаилә кыйммәтләре, аерым алганда, төрле милләт һәм диндәге кешеләр арасында корылган никахлар, ягъни катнаш никахлар турында сөйләштеләр.

Сөйләшү яшьләрнең әлеге темага кагылышлы фикерләрен тыңлаудан башланды. Бер төркем катнаш никахларны якласа, икенчеләре бу мәсьәләгә карата капма-каршы фикерләрен белдерделәр. Шул рәвешле тормыштан алынган хәлләр дә мисал итеп китерелде һәм тикшерелде.

Аннары  исә мөфти Камил хәзрәт үзенең нәсихәтләрен җиткерде, ныклы гаиләләр корырга чакырды.  Шулай ук ул яшьләрнең сорауларына җентекләп җавап бирде. Коръән аятьләре, хәдисләр белән гаиләдә ир-атның һәм хатын-кызның роле, урыны, бурычлары, мәхер хакында аңлатты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы