Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар белән очрашты

23 декабрь 2015 ел 20:30
Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар белән очрашты

Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев Болгарда  үзәк дини оешмалар җитәкчеләре – Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар белән уздырган очрашуда катнашты. Очрашуда шулай ук Россиянең баш мөфтие, шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин,Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов, рәсми затлардан Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары- эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, «Татинвестгражданпроект» оешмасы генераль директоры Гадел Хөснетдинов һәм башкалар булды.

Шуны әйтергә кирәк, әлеге чарага кадәр рәсми вәкилләр һәм дин әһелләре академия бинасын салу урынын карадылар. Бу елның октябрь аенда төрле вариантларны карагач, бинаны “Ак мәчет”нең сул ягында, ерак булмаган җирдә салу планлаштырылды. Шулай итеп, биредә үзәктә мәчет торган тулы бер комплекс булдыру күз алдында тотыла.

Очрашу вакытында сүз академиядә укытуны оештыру һәм бинаны төзү мәсьәләләре турында барды. Шулай ук академиянең рәсми исеме билгеләнде – “Болгар ислам академиясе”. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы