Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев Болгарда үзәк дини оешмалар җитәкчеләре – Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар белән уздырган очрашуда катнашты. Очрашуда шулай ук Россиянең баш мөфтие, шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин,Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов, рәсми затлардан Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары- эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, «Татинвестгражданпроект» оешмасы генераль директоры Гадел Хөснетдинов һәм башкалар булды.
Шуны әйтергә кирәк, әлеге чарага кадәр рәсми вәкилләр һәм дин әһелләре академия бинасын салу урынын карадылар. Бу елның октябрь аенда төрле вариантларны карагач, бинаны “Ак мәчет”нең сул ягында, ерак булмаган җирдә салу планлаштырылды. Шулай итеп, биредә үзәктә мәчет торган тулы бер комплекс булдыру күз алдында тотыла.
Очрашу вакытында сүз академиядә укытуны оештыру һәм бинаны төзү мәсьәләләре турында барды. Шулай ук академиянең рәсми исеме билгеләнде – “Болгар ислам академиясе”.







