Әлмәтлеләр Пәйгамбәребезне искә алдылар

24 декабрь 2015 ел 11:37
Әлмәтлеләр Пәйгамбәребезне искә алдылар

Әлмәтнең Зиннур мәчетендә Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен билгеләп үттеләр. 15 еллык тарихка ия мәчеттә әлеге бәйрәм ел да үткәрелә. Быел да мәҗлес үзенә күп кенә халыкны җыйды. Зиннур мәчете имам-ахтыйбы Азат хәзрәт Хәмитов Коръән аятьләрен укып бәйрәмне ачып җибәрде һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вәсәлләмнең яшәеше, холкы турында сөйләде.

“Аллаһ Расүле салләлаһү гәләйһи вәсәлләм юмарт, киң күңелле, күркәм холкыклы, сабыр булган. Әлеге сыйфатлар Пәйгамбәребездә иң камил дәрәҗәдә була. Нәкъ менә шундый кеше безгә  Изге Коръән, ислам кыйммәтләрен җиткерә. Пәйгамбәребезнең хәдисләре, нәсыйхәтләре безне Аллаһ кушкан юлдан барырга, бер-беребезгә карата игелекле, миһербанлы шәфкатьле булырга чакыра”, - дип сөйләде Азат хәзрәт.

Якшәмбе курсларында белем алучы мәхәллә халкы Коръән аятьләре укыды, сөекле Расүлебезгә багышланган шигырьләр һәм мөнәҗәтләр башкарды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы