Мәүлид ае уңаеннан Кайбыч мөхтәсибәте “Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм” дип язылган шамаиллләр бәйгесе игълан итә. Бәйгедә теләге булган һәр кеше катнаша ала. Шамаилләрне рәсем кебек, чигеп, мозайка формасында башкарырга мөмкин.Шамаилләр гәрәп язуы белән кулдан ясалып рамка өченә куелырга, арткы ягына иҗади эшне башкаручының исем һәм фамилиясе дә бөркетелергә тиеш. Эшләр 2016 елның 14 гыйнварына хәтле Олы Кайбыч мәчетендә кабул ителәчәк. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр каралган.
Кайбыч мөхтәсибәте шамаилләр бәйгесе игълан итте
28 декабрь 2015 ел 13:00
Соңгы яңалыклар
Мөфти Болгар ислам академиясенең докторлык диссертацияләрен яклау буенча утырышында катнашты
16 декабрь 2025 ел 15:02
Мөфти Мәскәүдә “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” елын тәкъдим итүдә катнашты
15 декабрь 2025 ел 17:54
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


