30 гыйнварда нәзарәтнең дәгьват бүлеге Югары Ослан мөхтәсибәте белән берлектә район үзәгендә иман кичәсе оештырды. Дин әһелләре гыйбадәт кылу үзенчәлекләрен, Аллаһка буйсыну һәм исламның асыл кыйммәтләрен аңлаттылар, яшь буынны тәрбияләү хакында да сөйләделәр. Вәгазьдән соң халыкка йөрәкнең чисталыгы хакында видеофильм күрсәттеләр, сорауларга җавап бирделәр.
Чарада дәгьват бүлеге җитәкчесе Ниях хәзрәт Сабиров, Югары Ослан районы мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкиле Гөлгенә Дәүләтшина, дәгьват бүлеге баш белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев, мөнәҗәтче Динар Шәймарданов катнашты.










