Шамаилләр үзәгенә Илдар Гыйльметдинов килде

10 февраль 2016 ел 10:10
Шамаилләр үзәгенә Илдар Гыйльметдинов  килде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән “Минем гаиләмнең шамаиле” конкурсы икенче мәртәбә уздырыла. Шунысы куандыра, соңгы вакытларда татар  халкының борынгы сәнагатенә игътибар артты. Традицион татар шамаилләре белән кызыксынучылар саны да күбәйде.

Шушы көннәрдә генә Казан татар шамаиле үзәгендә  Россия Дәүләт Думасы депутаты, федераль милли-мәдәни автономия җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов булды, биредәге тарихи һәм заманча шамаилләрне карады. Мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр мәртәбәле кунакны борынгы шамаилләр коллекциясе белән таныштырды. Әлеге шамаилләр республика имамнары ярдәмендә музей оештыру максатыннан җыелды.

Быел татар шамаилләре конкурсы дүрт номинациядә үткәрелә: “Заманча традицион татар шамаиле», «График шамаил», «Татар шамаиле техникасында ясалган картина», «Шамаил – гаилә ядкаре».

Конкурста катнашу өчен фотографияләр белән анкетаны info@dumrt.ru почтасына 20 апрельгә кадәр юлларга кирәк.

Конкурс нигезнамәсе:

 здесь 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы