Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров җитәкчелегендәге делегацияне Кол Шәриф мәчете белән таныштырды.
Ул кунакларга мәчет буенча экскурсия үткәрде һәм Татарстанда ислам тарихы үсеше турында сөйләде. Кунакларга мәчеттәге гыйбәдәт кылу бүлмәсен һәм Ислам мәдәнияты музеен күрсәтте.
Әйтергә кирәк, Волгоград делегациясе Казанга 13 март көнне килгән. Визит максатларының берсе - «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту» XVI халыкара симпозиумында һәм «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» XVII халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнашу.




