12 мартта 18 нче төзәтү колониясендә тоткыннар арасында намаз уку буенча бәйге узды. Катнашучылар намазда үтәлергә тиешле фарыз һәм сөннәт гамәлләрне белүдә үзләрен сынады.
Тоткыннарның белемнәрен нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, әлеге бүлекнең белгече Марсель хәзрәт Мингалеев һәм “Ярдәм” хәйрия фонды рәисе Илһам Исмәгыйлев бәяләде. Чара кысаларында кайбер тоткыннар Габденнасыйр Курсави, Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари, Шиһабетдин Мәрҗани кебек дин галимнәре хакында доклад белән чыгыш ясады.
Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.






