18 нче төзәтү колониясендә бәйге үткәрделәр

15 март 2016 ел 10:49
18 нче төзәтү колониясендә бәйге үткәрделәр

12 мартта 18 нче төзәтү колониясендә тоткыннар арасында намаз уку буенча бәйге узды. Катнашучылар намазда үтәлергә тиешле фарыз һәм сөннәт гамәлләрне белүдә үзләрен сынады.

Тоткыннарның белемнәрен нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, әлеге бүлекнең белгече Марсель хәзрәт Мингалеев һәм “Ярдәм” хәйрия фонды рәисе Илһам Исмәгыйлев бәяләде. Чара кысаларында кайбер тоткыннар Габденнасыйр Курсави, Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари, Шиһабетдин Мәрҗани  кебек дин галимнәре хакында доклад белән чыгыш ясады.

Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы