Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Бүген, 19 мартта, Ростов-на –Дону шәһәре аэропортында зур фаҗига - Boeing 737-800 пассажир самолеты һәлакәткә очрады һәм 62 кешенең гомере өзелде.
Татарстан мөселманнары һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүм булганнарның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Әлеге фаҗига барчабызның күңелләрен әрнетте һәм тетрәндерде. Раббыбыздан һәлакәттә гомерләре өзелгәннәрнең туганнарына, якыннарына югалту кайгысын күтәрергә ныклык, сабырлык бирүен сорыйбыз.
Мәрхүмнәрнең гаиләләренә кайгылы сынауны, зур хәсрәтне күтәрергә Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итсә иде! Алга таба безне мондый авыр сынаулардан, тирән кайгылардан сакласын иде!
Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз. Амин.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин,
ҮДО - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе



