Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның авиаһәлакәт уңаеннан кайгынамәсе

19 март 2016 ел 12:43
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның авиаһәлакәт уңаеннан кайгынамәсе

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Бүген, 19 мартта,  Ростов-на –Дону шәһәре аэропортында зур фаҗига - Boeing 737-800 пассажир самолеты һәлакәткә очрады һәм 62 кешенең гомере өзелде.

Татарстан мөселманнары һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүм булганнарның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Әлеге фаҗига барчабызның күңелләрен әрнетте һәм тетрәндерде. Раббыбыздан һәлакәттә гомерләре өзелгәннәрнең туганнарына, якыннарына югалту кайгысын күтәрергә ныклык, сабырлык бирүен сорыйбыз.

Мәрхүмнәрнең гаиләләренә кайгылы сынауны, зур хәсрәтне күтәрергә Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итсә иде! Алга таба безне мондый авыр сынаулардан, тирән кайгылардан сакласын иде!

Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз. Амин.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин,

ҮДО - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы