Чистай мөселман яшьләре берлеге Татар Талкышы авылында чираттагы очрашуларын уздырды

21 март 2016 ел 11:54
Чистай мөселман яшьләре берлеге Татар Талкышы авылында чираттагы очрашуларын уздырды

Чистай мөселман яшьләре берлеге активистлары Татар Талкышы авылы яшьләре белән очрашты. Берлек активистлары авыл яшьләренә яулык бәйләү, гарәп каллиграфиясе, хна белән рәсем ясау буенча мастер-класслар уздырды, исламга кагылышлы күпсанлы сорауларга җавап бирде һәм үзләренең эшчәнлеген тәкъдир итте.

Авыл мәдәният йортында үткән чарада мөхтәсиб Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Чистай муниципаль районы депутаты Таһир Әхмәтҗанов катнашты. Мөхтәрәм кунаклар яшьләрне сәламләп, ошбу чараларны оештыруның әһәмиятен билгеләделәр һәм Татар Талкышы авылы яшьләренә киләчәктә дә  бер өммәт булып, килешеп эшләүләрен теләделәр.

Монардан тыш, бу кичне сәхнәдән Алмаз хәзрәт Сафиуллинның вәгазен тыңладылар һәм талантлы Чистай мөселманнарының иҗади номерларын карадылар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы