
Чистай мөселман яшьләре берлеге активистлары Татар Талкышы авылы яшьләре белән очрашты. Берлек активистлары авыл яшьләренә яулык бәйләү, гарәп каллиграфиясе, хна белән рәсем ясау буенча мастер-класслар уздырды, исламга кагылышлы күпсанлы сорауларга җавап бирде һәм үзләренең эшчәнлеген тәкъдир итте.




Авыл мәдәният йортында үткән чарада мөхтәсиб Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Чистай муниципаль районы депутаты Таһир Әхмәтҗанов катнашты. Мөхтәрәм кунаклар яшьләрне сәламләп, ошбу чараларны оештыруның әһәмиятен билгеләделәр һәм Татар Талкышы авылы яшьләренә киләчәктә дә бер өммәт булып, килешеп эшләүләрен теләделәр.

Монардан тыш, бу кичне сәхнәдән Алмаз хәзрәт Сафиуллинның вәгазен тыңладылар һәм талантлы Чистай мөселманнарының иҗади номерларын карадылар.




