“Азан” радиосының “Гамьле әңгәмә” тапшыруының чираттагысы Коръәннең яңа басмасына багышлана. Тиздән татар-мөселман дөньясында мөһим вакыйга көтелә - Коръәннең ТР МДН тарафыннан әзерләнгән яңа нөсхәсе дөнья күрәчәк. Татарларда Каләм-шәрифне бастыру тарихы, яңа басманың үзенчәлекләре, әлеге эшнең ничек тормышка ашырылуы турында “Азан” радиосының туры эфирында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин сөйләячәк.
“Гамьле әңгәмә” тапшыруы 12 апрельдә Казан вакыты белән көндезге сәгать 13.10 да башлана.
P.S. Тапшыру 14апрельдә 17 сәгатьтә эфирга кабатлап бирелә.




