Мәрҗани мәчетендә Тукайга багышланган чаралар уздырыла

13 апрель 2016 ел 12:51
Мәрҗани мәчетендә Тукайга багышланган чаралар уздырыла

Шагыйрь Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан, 15 апрельдә Казанның Әл-Мәрҗани мәчетендә “Сагынылган дога” дип аталган искә алу кичәсе үткәрелә. Шулай ук сәгать иртәнге 11дә Иске татар зиратында Тукай кабере янында Коръән укып, дога кылу ниятләнелгән.

Тукайга багышланган кичәне оештыру тәкъдиме белән Санкт-Петербургтан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рәхмәтуллина чыкты. Әлеге идеяне Татарстанның мәдәният министрлыгы, Милли музей, Г. Тукай музее, Ш. Мәрҗани исемендәге ислам мәдәнияте үзәге хуплап каршы алды. Чаралар Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы, Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин фатыйхасы белән оештырыла. 

“Сагынылган дога” кичәсенең Казанның Мәрҗани исемен йөрткән тарихи мәчетендә уздырылуы үзенчәлекле  мәгънәгә ия. Чөнки Тукай заманында Мәрҗанигә шигырь багышлый:

Кирәк булса, әйтеп бирәм: ул шәп хәзрәт,
Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,
Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.

Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы, имам-мөхтәсиб Мансур хәзрәт Җәләлетдин сүзләренчә, һәрбер халыкның тарихында бәяләп бетергесез шәхесләр була. Тукай иҗаты бөтен дөнья татарлары өчен рухи маяк булып тора. Аны һәрбер татар белә, олылый.

Искә алу кичәсендә Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Казанның билгеле сәнгатькәрләре катнашачак. Тантанага Петербургтан Россиянең атказанган артисты, Г.А. Товстоногов исемендәге театрның актрисасы Екатерина Толубеева, халыкара конкурслар лауреаты, «А. Миронов исемендәге рус антреприза» театры актеры Михаил Драгунов, Мәскәүдән Пушкинның Арбаттагы музей-квартирасы мөдире Елена Шустова килә. Кичәдә Татарстанны Дәүләт камера хоры һәм аның сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Тәминдарова, Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры һәм аның баш режиссеры, Россиянең халык артисты Ренат Әюпов, Г. Тукайның әдәби музее һәм аның мөдире Гүзәл Төхвәтова тәкъдим итәчәк. Кичәдә Тукайның шигырьләре, җырлары яңгыраячак, аның турында фильм күрсәтеләчәк.

Тукайны искә алу көнендә Мәрҗани мәчетендә ике тарихи ядъкәр белән танышып булачак. Кунаклар Милли музей фондыннан Тукайның ерак бабасы (әнисенең әтисе) Зиннәтулла Әмировның 1868 елгы Коръәнен һәм рәссам Фәйзрахман Әмировның (1908-1984) “Дога” картинасын күрә алачак. Әлеге картина 1963-1965 елларда язылган, ләкин моңарчы киң публикага күрсәтелгәне булмаган.

Шулай ук Әл-Мәрҗани мәчете ярдәмендә «Дога» картинасы 16-27 апрельдә Г. Тукай музеена куела. Анда картинаны һәркем килеп карый ала. Картинаны халыкка күрсәтү тантанасына Петербургтан рәссамның улы Фәйзулла Әминов та киләчәк.

«Сагынылган дога» кичәсе сәгать16.30 да башлана.

Керү - чакыру буенча.

 Аккредитация - 8906 321 23 12 (Руфат хәзрәт). 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы