Бүген Россия ислам институтында ислам шәригатенә туры килгән медицина хезмәте күрсәтү таләпләре проекты каралды. Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар комитеты оештырды.
Әлеге сөйләшүдә “Хәләл” комитеты җитәкчесе Марат Низамов, Голәмәләр шурасы баш сәркатибе, Казан ислам институтының проректоры Рөстәм Нургалиев, Татарстан сәләмәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм табиблар катнашты.
Чараның ачылышында мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәмәтшин чыгыш ясады. Ул хәләл медицина хезмәтенә иҗтыяҗ артуы хакында сөйләде.
Марат Низамов үз чыгышында хәләл медицина төшенчәсен аңлатып үтте. Комитет җитәкчесе хәләл медицина турында сүз барганда, авыруларны ашату, табибларның тышкы кыяфәте дә аерым таләпләргә туры килергә тиешлеген ассызыклады.



