Татарстанда хәләл медицина хезмәте күрсәтү оештырмакчылар

14 апрель 2016 ел 16:28
Татарстанда  хәләл медицина  хезмәте күрсәтү оештырмакчылар

Бүген Россия ислам институтында ислам шәригатенә туры килгән медицина хезмәте күрсәтү таләпләре проекты каралды. Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар комитеты оештырды.

Әлеге сөйләшүдә “Хәләл” комитеты җитәкчесе Марат Низамов, Голәмәләр шурасы баш сәркатибе, Казан ислам институтының проректоры Рөстәм Нургалиев, Татарстан сәләмәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм табиблар катнашты.

Чараның ачылышында мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәмәтшин чыгыш ясады. Ул хәләл медицина хезмәтенә иҗтыяҗ артуы хакында сөйләде.

Марат Низамов  үз чыгышында хәләл медицина төшенчәсен  аңлатып үтте. Комитет җитәкчесе хәләл медицина турында сүз барганда, авыруларны ашату, табибларның тышкы кыяфәте дә аерым таләпләргә туры килергә тиешлеген ассызыклады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы