Аксубай мөхтәсибәтендә берничә чара узды

15 апрель 2016 ел 09:27
Аксубай мөхтәсибәтендә берничә чара узды

Кичә Аксубай үзәк мәчетендә район имамнарының чираттагы җыелышы булды. Җыелыш район мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәровның вәгазе белән башланып китте һәм мөхтәсибәтнең юридик бүлеге җитәкчесе Мансур Сахабутдиновның чыгышы белән дәвам итте. Әлеге чара кысаларында мөхтәсибнең яшьләр эшләре буенча җаваплы урынбасары сайланды. Бертавыштан әлеге вазыйфага Шәрбән авылы имамы Насрулла Насыбуллов сайланды.

Шул ук көнне Аксубайның Яшьләр үзәгендә Россия ислам институты мөгаллимнәре белән очрашу булды. Алар 9-11 сыйныф укучыларын уку йорты белән, факультетлар һәм имтиханнар исемлеге белән таныштырды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы