Бүген, 16 апрельдә, Казакъстан Республикасының Костанай өлкәсе башлыгы Архимед Мөхәмбәтов Кол Шәриф мәчетендә татар халкының дини һәм мәдәни традицияләре белән танышты. Кунак белән Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков очрашты.
Делегацияне мәчеттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Мөфти хәзрәт рәсми кунакларга мәчетне күрсәтте һәм биредә Изге Коръән китабын тәүлек дәвамында уку хакында сөйләде. Шулай ук ТР МДНнең башка проектлары турында да мәгълүмат җиткерде.
Кунаклар Ислам мәдәнияте музеен да карадылар. Монда алар татарлар язмышы, бабаларыбызның Ислам динен кабул итүләренә бәйле тарихи сәхифәләр белән таныштылар.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кунаклар белән очрашу вакытында Коръән укыды, соңыннан ике ил халкына бәрәкәт, муллык сорап дога кылынды.
Очрашу ахырында мөфти хәзрәтләре ТР МДН исеменнән Архимед Мөхәмбәтовка истәлек бүләге тапшырды.




