Татарстан мөфтие Казакъстан кунакларына Кол Шәриф мәчетен күрсәтте

16 апрель 2016 ел 09:51
Татарстан мөфтие Казакъстан кунакларына Кол Шәриф мәчетен күрсәтте

Бүген, 16 апрельдә, Казакъстан Республикасының Костанай өлкәсе башлыгы Архимед Мөхәмбәтов Кол Шәриф мәчетендә татар халкының дини һәм мәдәни традицияләре белән танышты. Кунак белән Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков очрашты.

Делегацияне мәчеттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Мөфти хәзрәт рәсми кунакларга мәчетне күрсәтте һәм биредә Изге Коръән китабын тәүлек дәвамында уку хакында сөйләде. Шулай ук ТР МДНнең башка проектлары турында да мәгълүмат җиткерде.

Кунаклар Ислам мәдәнияте музеен да карадылар. Монда алар татарлар язмышы, бабаларыбызның Ислам динен кабул итүләренә бәйле тарихи сәхифәләр белән таныштылар.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кунаклар белән очрашу вакытында Коръән укыды, соңыннан ике ил халкына бәрәкәт, муллык сорап дога кылынды.

Очрашу ахырында мөфти хәзрәтләре ТР МДН исеменнән Архимед Мөхәмбәтовка истәлек бүләге тапшырды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы