15 апрель көнне Югары Ослан мөхтәсибәте тарафыннан зиратларны, каберлекләрне чистарту атналыгы башланды. Бу чарага мәчеткә йөрүче өлкәннәр, яшьләр, волонтерлар җәлеп ителде. Һәр кеше бу эштә тырышлык күрсәтте. Соңыннан өмәдә катнашучылар белән бергә Корьән аятьләре укылды , мәрхүм мөселманнар рухына догалар кылынды.
Шулай ук мөхтәсибәт тарафыннан чәй мәҗлесе оештырылган иде.




