11 апрель көнне Лениногорск районы авылларында дини гыйлем өйрәнүче мөслимәләр өчен гыйлем викторинасы оештырылды. Анда 11 авылдан 30 дан артык мөслимә катнашты. Икешәр кешедән торган командалар гакыйдә, фикъһ, дәгъват өлкәсендә алган белемнәрен күрсәттеләр. Һәр ярышның җиңүчесе булган кебек, монда да иң яхшы команда дип, Яңа Иштерәк авылы командасы табылды. Икенче урынга зәй-каратайлылар чыкты.
Викторинада җиңүчеләргә дә, катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мондый чаралар белем дәрәҗәсен сынау белән бергә, очрашып аралашуга, танышуга, белем алу теләге артуга бер этәргеч тә булып тора. Чәй өстәле артында мөслимәләр шул турыда сөйләштеләр, викторинаны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.




